Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызнамә ниләр вәгъдә итә?

Кучкар. Киеренке вакыт аралыгы җитте. Әмма түземлегегез ахырдан яхшы бүләкләнәчәк. Ярдәм сорап дусларга түгел, гаиләгезгә мөрәҗәгать итегез. Якын арада планлаштырган эшләрегезнең барып чыкмавы мөмкин.


Үгезбозау.
Бу атнада “Ялтырап торган һәр нәрсә дә алтын түгел” дигән әйтемне искә төшерегез.Күптән түгел генә танышкан кешеләргә ышанырга кирәкми, аларда ялгышу куркынычы бар. Гаиләдә үзгәрешләр, низаглар килеп чыгарга мөмкин. Үз-үзегезне кулда тотыгыз.


Игезәкләр.
Ашыгып бернинди карарлар да кабул итмәгез. Тирә-яктагыларга сезгә йогынты ясарга рөхсәт итмәгез. Хәзер аек акыл белән эш итү мөһим. Җыелып килгән эшләрне тәмамлар өчен уңай вакыт. Ял көннәрен гаилә җылысында уздырыгыз.


Кысла.
Үз-үзеңне камилләштерү өчен кулай вакыт. Белем алырга, бизнес ачарга, эшләр башларга була. Финанс пролемалары килеп чыгудан курыкмагыз - уңыш сезнең якта. Сезне тормышыгызда бик әһәмияле танышу көтә.


Арыслан.
Сездә, ниһаять, язгы кәеф барлыкка киләчәк. Мәшәкатьләр артта калып, чишелмәс кебек тоелган сораулар да үзеннән үзләре хәл ителәчәк. Хәзер үзегез белән бер фикердә булган кешеләр командасында эшләргә тырышыгыз. Ялгызы гына биек үрләргә менеп булмас.


Кыз
Якын арада авыр эшләрне башкаларга тапшырсагыз яхшы булыр, чөнки үзегезнең генә көчегез җитмичәк. Күбрәк дуслар белән очрашыгыз. Гаилә мөнәсәбәтләрендә төп рольне сөйгән ярыгызга калдырыгыз. Иҗат кешеләренең илһамлану вакыты җитә.


Үлчәү.
Глобаль проектлар башлауны кичектереп торыгыз. Киләчәккә планнар коруны да туктатып тору яхшырак булыр. Җиңел сулап алырга кирәк. Бу хәл алу вакыты, әйбәтләп ял итү өчен менә дигән мөмкинлек. Аннары исә дәртләнеп эшкә тотынырга була.

Чаян
Сезне чын мәгънәсендә романтик вакыт көтә. Яраткан кешегез барысын да үз кулына алып, сезне үҗәтлеге белән шаккатырачак. Эштә сезгә каршы явызлык күрсәтүчеләр булыр. Мөнәсәбәт ачыклауларда катнашмагыз, тыныч булыгыз, үз бурычларыгызны башкару белән шөгыльләнегез.


Укчы.
Атна башында сезне энергетик яктан бик көчле көн көтә. Мөһим очрашуларны билгеләгез. Атна ахырында акча белән кыенлыклар килеп чыгуы мөмкин, ләкин барысы да хәл итәрлек, бераз вакыт акчаны артык нәрсәләргә сарыф итмәгез.  


Кәҗәмөгез.
Сезгә хәзер күбрәк гаилә мөнәсәбәтләре турында кайгыртырга кирәк. Өлкән буын белән аралашу кыенлашырга мөмкин. Бераз юл куярга, йомшаклык күрсәтергә кирәк булыр. Эштә җитәкчелек хезмәтегезне бәяличәк, премия алуыгыз да ихтимал.


Сукояр.
Эшлекле сөйләшүләр һәм җитди мөнәсәбәтләр өчен идеаль вакыт. Йолдызлар сезгә уңыш вәгъдә итә. Кайбер дусларыгыз белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бар. Хәлне кискенләштермәгез, вакыт бирегез, барысы да җайланыр.


Балык.
Бу йолдызлык вәкилләренең барысына да уңышны койрыгыннан тоту бәхете тәтемиячәк. Сезне күреп алсыннар өчен эш сөючәнлек һәм үҗәтлегегезне күрсәтегез. Шәхси тормышта күңелсезлекләр туса да, барысы да яхшыга гына булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев