Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырчы Ришат Төхвәтуллин азнакайлылар белән бергә кросста йөгергән

Кичә Азнакайның "Юбилейный" стадионында "Милләтләр кроссы-2018" бөтенроссия акциясе узды.

Анда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, предприятие-оешмалар коллективлары үз дистанцияләрендә кросс бирде.

Шулай ук биредә ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкин иде.

Йөгерүчеләр арасында татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллин да бар иде.

" Кайсы гына шәһәргә гастрольгә барсам да, стадионга чыгам. Концерт алдыннан йөгереп, физик күнегүләр ясап алам. Бу тәнгә җиңеллек, кәеф күтәренкелеге бирә. Гомумән, спорт – ул сәламәтлек. Мин Азнакайга һәрчак яратып киләм. Стадионы да бик матур, уңайлы, юлым төшкәндә һәрчак рәхәтләнеп шөгыльләнәм",  диде ул. 

 

Фото:http://aznakaevo-rt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев