Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырчы Римма Никитина белән СВО хәрбиенең мәхәббәт тарихы

Нельсон позывнойлы хәрби егет татар эстрадасы җырчысы Римма Никитинаны күрүгә үк үлеп гашыйк була һәм җырчыны ничек тә үзенеке итәргә карар кыла.

Әмма Наил аягын югалта. Аның хыяллары чәлпәрәмә килә – ул үзен берәүгә дә кирәк түгел, дип уйлый башлый. Римма исә язмышка бирешми – Наил өчен терәк тә, иптәш тә, тормышының яңа мәгънәсе дә булырга җөрьәт итә. Аларның мәхәббәт тарихы турында күптән түгел бөтен ил ишетте. – «Татар информ» 

Махсус операция ветераны белән Татарстан җырчысының мәхәббәт тарихы турында бөтен ил ишетте – «Россия-1» телеканалындагы «Малахов» программасы эфирында Наил Рәҗәпов һәм Римма Никитинага багышланган чыгарылыш күрсәтелде. Алар социаль челтәрдә танышкан. Наил шунда ук Риммага гашыйк булган һәм җырчының йөрәген яуларга ниятләгән. Ләкин узган елның гыйнварында егет яраланган, аягын югалткан һәм әсирлеккә эләккән. Наил туган җиренә кайта алган. Биредә аны Римма яңадан яшәргә, тормышны яратырга һәм киләчәккә ышанырга өйрәткән. Ветеран сөйгәненә телепрограмма студиясендә тәкъдим ясады. Римма, әлбәттә, «әйе»дип җавап кайтарды. Гашыйклар үзләренең тарихын «Татар-информ»га сөйләде.

Каты яраланганнан соң аягына ампутация ясагач, Наил протез киеп йөрергә өйрәнгән. Кайчак таякка таянып та йөри. Бүгенге көндә ветеран инде сноубордта шуа һәм следж-хоккей уйный ала.

Наил әтисеннән үрнәк алып хәрби булырга карар кылуы турында сөйләде. Наилгә 7 яшь булганда, аның әтисе Нияз Рәҗәпов һәлак булган. Ир-атка нибары 36 яшь була.

«Әти Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары иде. Аның Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен биш медале бар. Әни дә шул өлкәдә хезмәт иткән – матбугат хезмәтендә дә, республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы киңәшчесе булып та эшләгән. Миңа 11 яшь булганда, әни дә вафат булды – инфаркт кичерде. Әмма әнине коткарып кала алмадылар. Аңа 45 яшь иде», - дип искә ала ветеран.

Наилне Сарман районында яшәүче әбисе белән бабасы үзләре янына алып киткән.

«Алар мине әтием кебек чын патриот итеп тәрбияләде», - ди ул.

Наил 2024 елда махсус хәрби операциягә киткәч, якыннары моңа гаҗәпләнмәгән.

«2025 елның 23 гыйнварында җиде кешедән торган төркем белән хәрби биремгә киттек. Безгә миномет ата башлады. Мин шунда ук егетләргә «Туктамагыз, дошман безгә төзи алмасын өчен һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз» - дип кычкырдым. Ләкин егетләр хәлсезләнә башлады. Җиде кеше арасыннан бер мин генә исән калдым», - дип искә ала ветеран.

«Мин үзебезнекеләр янына блиндажга төштем, алар миңа беренче ярдәм күрсәтте, яраларны бәйләде. Шуннан соң бөтенебез бергә ут астына кердек һәм көрәшергә керештек. Камалышка эләктек. Күз алдымда нәрсәдер шартлаганын гына хәтерлим. Аңыма килгәндә, аягым юк иде инде. Кулымдагы жгутны салып аягымны бәйләдем. Шуннан соң аңымны җуйдым. Уянып киткәч, аягымны капшый башладым. Сөякләрем төрле якка чыгып тора иде», - дип сөйли ветеран.

Наил 2024 елда махсус хәрби операциягә киткәч, якыннары моңа гаҗәпләнмәгән.

«2025 елның 23 гыйнварында җиде кешедән торган төркем белән хәрби биремгә киттек. Безгә миномет ата башлады. Мин шунда ук егетләргә «Туктамагыз, дошман безгә төзи алмасын өчен һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз» - дип кычкырдым. Ләкин егетләр хәлсезләнә башлады. Җиде кеше арасыннан бер мин генә исән калдым», - дип искә ала ветеран.

«Мин үзебезнекеләр янына блиндажга төштем, алар миңа беренче ярдәм күрсәтте, яраларны бәйләде. Шуннан соң бөтенебез бергә ут астына кердек һәм көрәшергә керештек. Камалышка эләктек. Күз алдымда нәрсәдер шартлаганын гына хәтерлим. Аңыма килгәндә, аягым юк иде инде. Кулымдагы жгутны салып аягымны бәйләдем. Шуннан соң аңымны җуйдым. Уянып киткәч, аягымны капшый башладым. Сөякләрем төрле якка чыгып тора иде», - дип сөйли ветеран.

Илләр авыр яраланган хәрбиләр белән алмашу турында килешү сәбәпле, Наил әсирлектән чыга алган. Егетне Россия табиблары караган. Тагын бер атна яткан булса, коткарып калып булмас иде, дигән белгечләр.

Яраланыр алдыннан Наил Татарстан җырчысы Римма Никитина белән танышкан була.

«Римманы социаль челтәрләрдә күрдем. Ул миңа бик ошады, һәм без хезмәттәшләр белән аның җырына видео төшерергә булдык. Ул җавап бирде, безнең видеоны бик ошатты. Без аңа концерт куярга килергә тәкъдим иттек, Римма бик теләп ризалашты», - ди ул.

«Ул вакытта мин бик күп хәрби җырлар башкардым, егетләргә гуманитар ярдәм җыйдым, шуңа күрә хәрбиләр өчен концерт оештыру тәкъдимен бик теләп кабул иттем. Концертны мартка билгеләдек», - дип сөйли Римма Никитина.

Хәрби егет белән җырчы бер атна социаль челтәрләрдә аралашкан, ә аннары Наил хәрби биремгә киткән.

«Хәрби биремгә китүе турында язды да, юкка чыкты. Мин аның турында алгы сызыктагы егетләрдән сораша башладым, исемен булса да белергә теләдем, чөнки ул миңа үзенең позывноен гына әйтте. Бераздан миңа аның һәлак булуы турында хәбәр иттеләр. Мин бик озак еладым. Бу яңалыкны авыр кабул иттем, ышана алмадым», – дип искә ала Римма.

Шулвакыт Риммага кинәт көтелмәгән хәбәр килә.

«Бу 2 июнь иде. Миңа Нельсон язды. «Римма, мин сезгә концерт вәгъдә иткән идем, хәтерлисезме мине?» - ди. Ул авыр яралануы, госпитальдә ятуы турында сөйләде. Мин аның исән икәнен белүемә бик шат идем. Аны башка сугышчы белән бутаганнар, булып чыкты», – дип искә ала ул.

Наил белән Римма беренче тапкыр сентябрьдә генә күрешкән. Наил, ниһаять, Казанга кайткан, Римма аны каршы алган.

«Барысы да яхшы кебек иде, ләкин ноябрь азагында Наил югалды, элемтәгә чыкмый башлады. Мин аны эзләдем, борчылдым. Соңыннан түзмәдем – продюсерга Казанга Наилне эзләргә кайтуым турында әйттем. Мин аңа кирәк булуымны тойдым һәм карьерамны читкә куеп торырга булдым. Әгәр миңа зур йолдыз булырга насыйп булса, мин һичшиксез йолдыз булачакмын», - ди Римма.

Ул Казанга кайта һәм Наилне эзләвен дәвам итә.

«Мин аны таптым. Ни булганын аңлатуын сорадым. «Мин синең белән булырга лаек түгел, синең карьераң чәчәк атарга тора, мин сиңа комачаулыйм гына» - диде. Әлбәттә, аның минем өчен барысын да хәл итүенә ачуым чыкты. Ләкин ул вакытта Наилгә мораль яктан бик авыр иде. Ул аяксыз булса да алгы сызыкка кайтырга теләде. «Минекеләр барысы да һәлак булды, ә мин монда, өйдә ятам» - диде. Без психологка бардык. Белгеч фронттан кайткан ир-атларда үз-үзеңә ышанмау, төшенкелеккә бирелү кебек күренешләр еш очрый, дип аңлатты. Ул аңа ярдәм итәргә киңәш итте, барысы да җайланачак, дип тынычландырды», – дип сөйли Римма.

Ветеран өчен сөйгәне терәк тә, иптәш тә, тормышының яңа мәгънәсе дә була. Римма протез ясау чорында Наил белән бергә була, аңа бирешмәс өчен көч бирә.

«Авыр булды, ләкин мин берәүгә дә – туганнарга да, дусларга да әйтмәдем. Башта гел начар уйлар чуалды. Аяксыз берәүгә дә кирәк булмам, дип уйладым. Алга таба ничек яшәргә икәнен белмәдем. Мин Риммага шундый авыр вакытта минем янда булуы өчен рәхмәтле», – дип өстәде Наил.

«Башта протезны кия алмый азаплана идем. Хәзер өйрәндем инде, секунд эчендә киеп куям. Баскычтан төшү һәм менү дә проблема түгел хәзер. Хәтта гомеремдә беренче тапкыр сноубордка бастым, инде ике тапкыр шуып карадым. Тормыш бик нык үзгәрде, мин дә үзгәрдем. Инде бернәрсә дә элеккечә булмаячак. Моның белән килешү бик читен. Әмма мин үз мисалым белән башка егетләрне дә бирешмәскә, яшәргә, тормышны яратырга чакырырга телим. Сынаулар безне көчлерәк булырга өйрәтә. Тормыш дәвам итә», - ди ветеран.

Римма октябрьдә Наил белән мәхәббәт тарихлары турында җыр яза башлаган.

«Куплетлар әзер, ә кушымта юк иде. Мин аны Наил протезда йөрергә өйрәнә башлагач язып бетердем. Наил бу җырны беренче тапкыр тыңлагач, хәтта елады. Ә аннары без клип төшерергә һәм анда үзебезнең тарихны сөйләргә булдык», - ди Римма.

Соңыннан Наил «Россия-1» телеканалындагы «Малахов»программасы редакциясенә хат язган. Икенче көнне үк алар белән редакторлар элемтәгә кергән һәм программага чакырганнар.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar

фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев