Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЮХИДИ хезмәткәрләре наркотик тутырылган машинаны туктаткан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан машинада 20 килодан артык наркотик табылган. Тикшерүдән соң аның мефедрон булуы ачыклана.

Хокук сакчылары туктаткан машина рулендә Санкт-Петербургта яшәүче 22 яшьлек егет утыра, янәшәсендә исә аның 21 яшьлек дусты була.

Полиция хезмәткәрләре егетләрнең пошаманага төшүе, артык борчылуына игътибар итә. Шуннан соң машинаны җентекләп тикшерергә булалар һәм нәтиҗәдә аксыл төстәге матдә тутырылган 40 төргәк табалар.

Аларны машина идәнендәге келәм астына, запас тәгәрмәч эченә һәм башка урыннарга яшергән булалар.
Тикшерү барышында әлеге матдәнең мефедрон булуы ачыклана.

Егетләр үз гаепләрен таныйлар һәм наркотикны Брянск шәһәрендә сатып алып, Новосибирскига юл тотканнарын әйтәләр. Россия Җинаять кодексының ике маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

https://vatantat.ru/2022/04/79344/

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев