Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен кайбер штрафларны күбәйтергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков кайбер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны кисәтүгә алыштырырга тәкъдим итте. Шулай ук ул кайбер җитди кагыйдәләрне бозган өчен штрафларны катгыйландырырга кирәк дигән фикердә. Депутат шушындый закон проектының эшләнүе турында хәбәр итте. «Российская газета» шул турыда яза.

Машинаның номеры пычрак булганы өчен, онытылып калган машина йөртү таныклыгы яки документлар, борылганда кабызылмаган утлар, ут приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, бераз ватык җире булган автомобиль белән идарә итү өчен булган штрафларны кисәтүгә алыштыру турында сүз бара.

Шул ук вакытта документ гамәлдәге кайбер штрафларны катгыйлаштыра. Мәсәлән,

иминлек каешын эләктермәгән өчен штрафны 1 меңнән 5 мең сумга кадәр,

баланы балалар креслосыннан башка йөрткән өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә.

Тиешле тизлекне сәгатенә 40-60 километрга кабат арттырган өчен 2-5 мең сум күләмендә штраф яки 4-6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган, диелә хәбәрдә.

https://vatantat.ru/2022/06/85928/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев