Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юллардагы камераларны куллануны чикләү турында закон проекты әзерләнде

Дәүләт Думасының Транспорт комитеты юлларда юл кагыйдәләрен бозучыларны терки торган камераларны куллануны чикли торган закон проектын әзерләде. Проектта мондый камераларны урнаштыру урыннары һәм аларны куллану очраклары билгеләнгән. «Коммерсант» шул турыда хәбәр итә.

Мондый объектларны урнаштыру урыннары хәрәкәт иминлеге аудиты барышында билгеләнәчәк. Камераларны юл һәлакәте куркынычы булган участокларда, юл чатларында, ремонт эшләре алып барыла торган урыннарда, машина туктый торган зоналарда, җәяүлеләр кичүендә урнаштырачаклар.

Документ күчмә камералардан файдалану кагыйдәләрен дә билгели. Аларны катгый чикләнгән вакытка һәм билгеле бер ноктага гына куярга мөмкин булачак.

Дәүләт Думасында закон киләсе елның 1 мартында үз көченә керер дип планлаштыралар. Аннары белгечләр барлык камераларның яңа кагыйдәләргә туры килүен тикшерәчәк. Җиһазлар билгеләнгән кагыйдәләргә туры килми икән, андый камераларны сүндерәчәкләр.

https://tatar-inform.tatar/news/yullardagy-kameralarny-kullanuny-ciklau-turynda-zakon-proekty-azerlande-5853055

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллардагы камераларны куллануны чикләү турында закон