Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабыйларына үзенчәлекле исем кушуга Булат Җиһаншин аңлатма бирә

Булат Җиһаншин яңа туган улының исемен аңламаучыларга каршы ҖАВАП бирде.

Популярность җырчы Булат Җиһаншинның улы туган дип язган идек. Тормыш иптәше Альфира нарасыйны Азнакай бала тудыру йортында тапкан.

«Ә индексы исемгә килгәндә, балабызның фамилиясе минеке, үзе Булат улы - шуңа исемне хатыным сайлады. Ә миңа бик ошады. Шулай итеп, бу дөньяга Кемаль Булат улы Җиһаншин туды ", - дип" Матбугат.ру "укучылары белән зур сөенечен бүлешкән иде җырчы. +

Ләкин бу исемне аңламаучылар да табылган. Аларга каршы Булат Җиһаншин "Матбугат.ру" инстаграмында болай ди: - Камал һәм Кемаль гарәпчә бертөрле языла. Чөнки бу бер исем, ягъни гарәп, мөселман исеме. "Җитлеккән" дигән сүз. Моны безгә хәзрәт әйтте.

"Кемаль" татарча әйтелешендә дөресрәк тә була. Чөнки татар телендә гарәп сүзләре йомшаграк әйтелә. Интернетта улыбызның исеме резонанс куптаруның бер гади сәбәбе бар: әле ияләшмәгәннәр генә. Төркиядә, Кырым татарларында бу исем популярность. Элекке заманда бездә дә булган бу исем. Әйе без моны Төркиядә ишетеп кайттык. Аннан соң сериалларда да ишеттек. Шуңа хатыным Альфира бу исемне тәкъдим итте, - дип җавап кайтарды җырчы Булат Җиһаншин.    

 

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев