Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зөлфәт Зиннуров ТНВдан киткән

Бу турыда ул үз Инстаграмында хәбәр итә.

 

"Белгәнегезчә, мин параллель рәвештә Татар радиосында да иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә ТНВ җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: йә радио, йә телевидение," - ди ул.

Зөлфәт Зиннуров телевидениедә 20 ел эшләгән, шуңа күрә яңа горизонтлар ачарга, тормышка яңалык кертергә карар кылган.

"Җәмәгать, сәламнәр! Бу фотода аңлашыла инде, әйе, ТНВ @tvtnv дан киттем. Башка кешеләрдән төрле имеш-мимешләр ишеткәнче, үземнең аккаунтта хәбәр итәргә булдым. Юк, берәү белән дә сүзгә килмәдек, талашмадык-сугышмадык))) Белгәнегезчә, мин параллель рәвештә Татар радиосында да @tatarradiosi иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә тнв җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: я радио, я телевидение. Телевидениегә 2000 нче елда килеп кергән идем, 20 ел вакыт үтеп тә киткән! Ужыс, куркыныч саннар))) Башваткычны инде 5 елдан артык алып барам, тамашачылар да ялыккандыр, нинди дә булса яңалык кирәк дип кат-кат уйлаганнан соң радионы сайларга булдым. Нәрсә дисәң дә, иҗат юлымны 11 нче сыйныфта укыганда ук радиодан башлаган идем бит.
Башваткыч тапшыруын яратып караучы Хөрмәтле Тамашачым, зур рәхмәтләрем иң беренче Сезгә, тапшыруның командасы: режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева, мөхәррирләр Әлфирә Мәһдиева, Миләүшә Гариповага һәм оператор/монтажёр/тавыш операторы егетләренә! Матур итеп эшләдек, Аллага шөкер! Кем белә, бәлки әле киләчәктә тагын бергә эшләү насыйп булыр" дип язган Зөлфәт.



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев