Зөмәрә Шәрәпова: Италия, Кытай, Мәскәүдән дусларым, туганнарым шушы мунчаны яратып керәләр
Балачак хатирәләрен яңарта торган тәмле ис - ул кара мунча иседер, мөгаен.
Кая гына барсак та,кайда гына йөресәк тә, шушы әни яккан кара мунча исен сагынып кайттым мин. Күбрәк үзебезгә ягарга туры килә иде. Утыны чи булса кабынмый интектерә,төтене бөтен мунчага тула.Төтеннән качып,йомык күз белән чыгып чабасың, әлбәттә баш ишек түбәсенә бәрелми калмый. Анда морҗа юк. Төтен иркенләп кайда тишек бар, шуннан чыга. Бераз кызгач, төтен өскә менә , шуннан тезләнеп кенә барып утын өстисең. Шуннан мунча җылынып,ташы кызгач,томаларга кирәк. Стенада төннек дигән тишек бар. Шунда махсус бер чүпрәк тыгасын да ,ишеген ябып куясың.
Бөтнек, мәтрүшкә кушылган себеркене таш өстендә парлап җибәрәсең!!Менә сиңа балачакны хәтерләткән хуш исләр!! Бездә андый мунча әле дә саклана. Зур сауналарым булса да,мин шул мунчамны ягам.
Германия, Италия,Кытай, Мәскәүдән дусларым, туганнарым барысы да шушы мунчаны яратып керәләр. Ике, өч сәгать чабынып, юынып кайтканнан соң,шаулап торган самовар янында хуш исле бал, әниең пешергән коймак белән сөтле чәй эчүләре ни тора!!
Бүген дә шул йоланы онытмаска ,балалар, оныклар онытмасыннар диеп тырышам.Туган авылымда түгел, хәзер кайнанам, кайнатамның төп йортындагы кара мунчаны саклыйбыз.
Бер таныш артист сөйләгән иде. Минем апа керләрен мунчага элеп калдырган да, икенче көнне кипкәч,алып кайтып, шул кердәге кара мунча исен икенче кайтканчы иснәп йөрим дигәне истә. Шулай да була ул!
Зөмәрә Шәрәпова
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев