Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зур бәхетләр, сызганып, эшкә бирелгәннән килә

Аның исеме Лениногорск халкына яхшы таныш. Ә инде төбәгебездә булган әһәмиятле вакыйгадан соң абруе тагын да артты. Ул 1990 елның 1 июленнән нәшер ителә башлаган газетка җан өрүче, алай гына да түгел, аңа тирән мәгънәле, һәр чорга да яраклы исем бирүче дә! Сүзем "Заман сулышы" газетының беренче мөхәррире Фәлван Нури...

Аның исеме Лениногорск халкына яхшы таныш. Ә инде төбәгебездә булган әһәмиятле вакыйгадан соң абруе тагын да артты. Ул 1990 елның 1 июленнән нәшер ителә башлаган газетка җан өрүче, алай гына да түгел, аңа тирән мәгънәле, һәр чорга да яраклы исем бирүче дә!
Сүзем "Заман сулышы" газетының беренче мөхәррире Фәлван Нури улы Нуруллин турында.

Арча районының Урта Пошалым авылында дөньяга килә ул. Нибары өч яшь тулган килеш, әнисез кала. Тулар-тулмас ун яшьтә әтисеннән дә аерыла - Нури агайны фронтка алалар, һәм шул китүдән ул кайтмый...
Ятимлек, ачлык-ялангачлыкны да татый малай, хәер сорашырга да туры килә. Нәкъ шундый яшьтә - иләс-миләс чакта юлдан язганнар күпме... Әмма Нури агай балаларына нәрсә яхшы, нәрсә начар булуын төшендерүне үзенең вазифасы итеп санап, бик кечкенәдән дөрес яшәргә өйрәтә. Фәлван Нуриевич моның өчен әтисенә мәңге рәхмәтле.
Арча районындагы Субаш аты Балалар йортында аның белән бергә тәрбияләнгән, хәзер инде мәрхүмә, Мәрхәбә Динмөхәммәт кызы, балалык елларын искә төшереп:
- Фәлванга иң җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар иде. Аның борчак басуын саклавы хәтеремдә әле, - дип сөйли иде.
Авырлыклар егетнең характерын ныгыта гына. Укырга керергә уйлагач, педагогия училищесын сайлавы очраклы хәл түгел, әлбәттә.
Менә инде - ул үзе тәрбияче. Кама Тамагы районындагы 45 нче балалар йортында директор урынбасары. Әмма армия сафларына китү вакыты җитә. Монысын да Фәлван Нуриевич чын тәрбия мәктәбе булды, дип искә ала.
Кама Тамагында эшләгән чорда үзенең булачак хәләле - шәфкать туташы Лиданы очрата. Гүя, аны язмыш үзе йөртә, үзе саклый...
Минзәләдә "Кызыл байрак" газетында җаваплы секретарь булып эшләү, мөхәррир вазифасын башкару, Казанда Югары партия мәктәбендә белем алу, аннары Балык Бистәсе районындагы газетка мөхәррир итеп билгеләнү.
Күрәсезме, күпме сынаулар, күпме чыныгу үткән ул.
1964 елдан Фәлван Нуруллин Лениногорск шәһәрендә тәрҗемә рәвешендә чыга торган "Ильич васыятьләре" газетында бүлек мөдире, ә соңрак "Заветы Ильича" газет редакторының тәрҗемә буенча урынбасары.
Тулы мөстәкыйльлек бирелмәсә дә, газетта халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып эшли. Аның иҗат әһелләрен үз тирәсенә туплавы да ул чорда бик мөһим иде.
Дөньялар үзгәреп, үз телебездә газет чыгару мөмкинлеге тугач, бу үтә җаваплы эшне аңа ышанып тапшырулары тикмәгә генә түгел, билгеле. Һәм юбиляр хак рәвештә газет ачуга керткән өлешен хезмәт юлының - тормыш юлының да! - иң югары ноктасы дип саный.
Әмма мөхәррир итеп билгеләнгәндә, Фәлван Нуриевичның "армиясез генерал" рәвешендәге хәлен искә төшерсәң, эсселе-суыклы буласың... Башкасын әйтмим дә инде, утырып эшләргә өстәл-урындыклар гына да юк. Иң аянычы - кадрлар кытлыгы. Шуның өстенә татар җәмәгатьчелегенең: "3-4сан чыгарырлар да, газетлары ябылыр", - дип коткы таратуы.
Халыкны уятып булырмы, дигән урынлы сорау да тынгылык бирми иде... Баксаң, халык күңеле язгы ташкындай кузгалды!
Менә инде "Заман сулышы" газеты чыга башлауга да егерме елдан артык вакыт үтте. Моның белән беренче мөхәррир, ветеран-журналист, Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре чын-чынлап зур горурлык хисе кичерә.
- Гап-гади тимерче Нури улы шундый дәрәҗәләргә ирешүенә мин бик шат. Кайда гына, нинди генә вазифалар тапшырмасыннар, намус белән башкардым. Ә "Заман сулышы" газетында бергә эшләгән хезмәттәшләремә, газет укучыларга, хәбәрчеләргә, район һәм шәһәр җитәкчелегенә мин иксез-чиксез рәхмәтләр юллыйм, - ди ул.
Без, аның хезмәттәшләре исә, Фәлван Нуриевичның педантлык дәрәҗәсендә пөхтәлеген, үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән булуын сокланып искә алабыз. Газетчы-журналист буларак, аның тагын бер асыл сыйфаты - шикләнгән очракта сүзлекләр-энциклопедияләр актарып булса да, үзен-үзе ышандыру иде. Без аңа хәтта "Беркемгә дә ышанма" дигән кушамат та кушкан идек.
2012 елның 2 гыйнварында Фәлван агага 80 яшь тула. Гомеренең бу тантаналы көнен ул кызы Ирина, аның гаиләсе белән Ростов өлкәсендә каршылый. Лениногорск шәһәрендә яшәүче мәрхәмәтле килене Флера да, оныклары Артур һәм Руслан да - барысы да бу көнне үзләрен юбиляр белән бергә хис итәчәкләр.
Без, журналистлар, "Заман сулышы" газетының беренче һәм бүгенге коллективы, Фәлван Нуриевичны матур гомер бәйрәме белән тәбрикләп, киләчәк тормышында бары тик шатлыклар гына кичерүен телибез. Тыныч озын гомер, нык сәламәтлек Сезгә. Язмышыгыз сокланырлык, Фәлван ага. Әйе, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә:
Зур бәхетләр, сызганып, эшкә бирелгәннән килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X