Эш тикшерү өчен судка тапшырылган.
Прокуратура Уфада яшәүче 35 яшьлек ир-атка карата «аеруча зур күләмдә алдау» маддәсе буенча гаепләү карарын раслаган. Ачыклануынча, ул бер танышына сату өчен Мәскәүдән ташламалы бәягә кыйммәтле телефоннар алып килергә вәгъдә иткән.
Ир аңа 2 миллион сумнан артык акча күчергән. Соңрак ачыклануынча, җинаять эше фигуранты сүзендә тора алмаган. Шуңа карамастан, ул үз гаебен танымаган һәм зыянны капламаган. Эш тикшерү өчен судка тапшырылган.
Нет комментариев