Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

(22–28 сентябрь)

Әлеге чорда район һәм шәһәр территориясендә 9 җинаять кылынган. Шуның берсе талау, өчесе урлау, өчесе наркотик матдәләр алу. 6 җинаять ачылган. Ике юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Фатир баскан 22 сентябрьдә билгесез зат Тукай урамы, 32 "А" йортының бер фатирына, ишекне каерып ачу юлы белән кереп,...

Әлеге чорда район һәм шәһәр территориясендә 9 җинаять кылынган. Шуның берсе талау, өчесе урлау, өчесе наркотик матдәләр алу. 6 җинаять ачылган. Ике юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Фатир баскан
22 сентябрьдә билгесез зат Тукай урамы, 32 "А" йортының бер фатирына, ишекне каерып ачу юлы белән кереп, аннан 35 мең сум акча урлый. Шул ук көнне кич белән урлаучы, үз гаебен танып, беркетмә яза. Җинаять эше кузгатылды.
Бәрәңге урлаган
21 сентябрьдә Карагай авылы янындагы кырдан 5 мең 650 кг бәрәңге урлана. Матди зыян - 56 мең 500 сум. Бәрәңге урлаучы табыла. Ул 1965 елгы Мөэмин-Каратай кешесе булып чыга. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
"Мәк - 2012" кысаларында
22 сентябрьдә "Мәк - 2012" операциясе кысаларында Шашин урамы, 4 нче йорт янында 1981 елгы Ф.тоткарлана. Тикшерү барышында аңардан карасу төстәге сыекча салынган кәстрүл табып алына.
Кыйнап кына калмаганнар
21 сентябрьдә төнге 1ләр тирәсендә "Аэлита" кибете янәшәсендә билгесез затлар бер ир-атны кыйнап, банкомат картасын, кесә телефонын һәм акчасын алалар. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара.
Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ќинаять