Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ачкыч караклары

Май аеның соңгы көннәрендә "Лениногорскнефть" идарәсенең 5 нче скважинасында ремонт эшләре үткәрүче "Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте бригадасыннан ГКШ-1500 гидравлик ачкычы "аяклана". Ачкычның авырлыгы 220 килограмм булса да, ул җинаятьчеләр өчен киртә була алмый. Лениногорск капремонтчыларына 150 мең сумлык матди зыян килә. Җинаять урынында барган тикшерү эшләре вакытында "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре...

Май аеның соңгы көннәрендә "Лениногорскнефть" идарәсенең 5 нче скважинасында ремонт эшләре үткәрүче "Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте бригадасыннан ГКШ-1500 гидравлик ачкычы "аяклана".



Ачкычның авырлыгы 220 килограмм булса да, ул җинаятьчеләр өчен киртә була алмый. Лениногорск капремонтчыларына 150 мең сумлык матди зыян килә.
Җинаять урынында барган тикшерү эшләре вакытында "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре "ГАЗ" автомашинасы эзләренә тап була. Махсус тикшерү чаралары үткәрелгәннән соң, гидрокраны булган "ГАЗ-3918" автомашинасының хуҗасы табыла. Автомобиль кузовында ГКШ гидроачкычыннан тамган май эзләре дә кала. Тикшерүчеләргә машина хуҗасы үзенең 5 мең сумга ялланган булуы һәм ачкычның урланган икәнлеген белмәве турында әйтә. Бераздан әлеге җинаятькә катнашы булган тагын бер карак тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карак