Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Авыл җирлеге башлыгы ришвәт биргәндә арадашлык иткән өчен суд каршына басачак

Ул үз гаебен тулысынча таныган.

 Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2017 елның май-июнь айларында Казанда Биектау районының бер авыл җирлеге башлыгы хәрби хезмәттән качарга теләгән егеттән 130 мең сум акча алган. Бу акчаны алар армиягә барудан азат иткән өчен хәрби комиссариат хезмәткәренә бирергә ниятләгән.

Шуннан соң авыл җирле башлыгы акчаны үз танышына биргән, ул аны хәрби комиссариат хезмәткәренә тапшырыр дип уйлаган. Чынлыкта исә әлеге арадашчы акчаны үзләштергән һәм аны үз кирәгенә сарыф иткән.

Авыл җирлеге башлыгына карата ришвәт биргәндә арадашлык иткән өчен җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эшен, алга таба тикшерү өчен, Казанның Совет районы судына тапшырганнар. Арадашчыга карата кузгатылган эш аерым производствода тикшерелә, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев