Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Балаларына алимент түләүдән баш тарткан лениногорскилы хөкем каршына басты

Лениногорск суды балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән баш тарткан ир кешене хөкем итте.

Россия Федерациясе Жинаять кодексының 158 нче маддәсе нигезендә, балигъ булмаган балаларына  җитди сәбәпләрсез алимент түләмәүчеләргә, әгәр дә бу берничә тапкыр кабатланса,  суд каршында җавап тотарга туры килә.

Лениногорскида яшәүче  39 яшьлек ир кеше үзенең 2010 һәм 2013 нче елда туган улларына, суд карары буенча алимент түләп торырга тиеш булган. Ул үзенең аталык бурычын белгән белүен, күңеле дә тынычсызланган, әмма барыбер үтәмәгән, алиментны түләү өчен бертөрле дә чара күрмәгән. Закон буенча, эшләгән хезмәт хакының өчтән бер өлешен балаларына бирергә тиеш булган ата кешенең бурычы 278 меңгә якын җыелган.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча танып, үкенечен белдергән, тик бераз соңга калган.

Суд җәзаны  йомшартучы шартлар булуын, ә катгыйлатучы шартларның булмавын исәпкә алып,  гаепләнүчегә 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.

 Ә менә алимент бурычларына  тагын  бер бурыч өстәлгән,  хәзер аның  хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев