Чаллыда яшәүче ир-ат кечкенә кызын көчләгән дип шикләнәләр
Чаллыда яшәүче 38 яшьлек ир-ат кечкенә кызын көчләүдә шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.
«Кичә Сидоровка бистәсендә кичке җиденче яртылар тирәсендә ир-ат үзенең 8 яшьлек кызына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган», - дип сөйләде агентлыкка үз чыганагы.
Кызны хастаханәгә салалар, ә әтисен тоткарлыйлар. Ир-атка «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеп белдерелгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195308/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев