Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Гаепләнүче сак астында булачак

Россия Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенә нигезләнгән җинаять эшен алып баручы тикшерүче, гаепләнүчене тозак астына алу турында 30 нчы июньдә шәһәр судына үтенеч биргән.

Бу җинаятьтә гаепләнүче хатын-кыз үзенең элеккеге ирен үтергән.

Әлеге эшне алып баручы хокук саклау органнары хезмәткәре  ассызыклаганча, гаепләнүче тикшерү органнарыннан качарга, матди дәлилләрне яшерергә һәм юк итәргә мөмкин.  Бу исә, эш буенча хакыйкать урнаштыруга комачауларга,  ә гаепләнүче җинаятьчелек белән алга таба да шөгыльләнүен дәвам итәргә мөмкин, дип фаразлый җинаять эшен алып баручы тикшерүче. Моннан  тыш,  ул инкриминацияләнүче гамәлнең авыр җинаять булуын да исәпкә алуларын сораган.

Эш материалларын өйрәнеп, процесста катнашучыларны тыңлагач, суд тикшерүченең үтенече канәгатьләндерелергә тиеш дип тапты. Элеккеге ирен үтерүдә гаепләнүче хатын-кызны  ике айга сак астына алу турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X