Гимназиядә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиевны Казанга кайтарырга мөмкиннәр
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Гимназиядә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиевны Казанга кайтарырга мөмкиннәр

Массакүләм үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиевның Мәскәү тикшерү изоляторыннан Казанга кайтарылачагы турында хәбәр итә Риа Новости.

 

— Якын көннәрдә Галәвиев Мәскәү тикшерү изоляторыннан кире Казанга кайтарылырга тиеш. Типик практика шуны күрсәтә, — дигән агентлык әңгәмәдәше.

11 майда Казанда коточкыч хәл булды: 19 яшьлек Илназ Галәвиев үзе укыган 175нче гимназиягә һөҗүм итте. Фаҗигада 9 кеше үлде, 23 кеше зыян күрде.

Чыганак: "ВТ"

 


Нет комментариев