Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ялган автомобиль йөртү таныклыгы белән тотылган лениногорскилы хөкем каршына басачак

Әлегә аңа карата кузгатылган җинаять эше буенча тикшерү эшләре бара.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, 64 яшьлек ир-атны документларын тикшерү өчен юл иминлеге хезмәткәре туктата. Чит ил автомобиле руле артына утырга ир кеше шәһәрнең Тукай урамындагы 26 нчы йорты яныннан узып барганда тукталар.

Тикшереп карау өчен документларны биргәч, аларның тышкы ягы инспекторда шик тудыра. Беренчедән, машина йөртү таныклыгындагы мәгълүмат тоткарланучының паспортында язылган исем-фамилиягә туры килми, ул башка кеше исеменә бирелгән була. Икенчедән, әлеге таныклыкның кайбер җитешсез урыннары аның ялган булуына ишарә ясый.

Юл иминлеге инспекторы  документны техник-криминалистика тикшерүе бүлегенә җибәрә. Әлеге тикшерү бүлегендә машина йөртү таныклыгының ялган таныклык булуын ачыклыйлар. Ул төсле принтерда басылып, кулдан ясалган бер кечкенә катыргы кисәге булып чыга.

Тоткарланучы ир кешегә карата Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 327 нче маддәсе, 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатыла. Бу маддә нигезендә гражданның куллану яки сату максатында ялган паспорт сатып алу, саклау, үз белән йөртү яки белә торып ялган паспорт кулланган өчен җаваплылык билгели.  Мондый гамәлләр кылу, бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәзага китерә.

Ялган документ белән тотылучының алдагы язмышын суд хәл итәчәк. Әлегә тикшерү эшләре бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев