Ир-ат җиде кешенең 101 миллион сум акчасын урлаган
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ир-ат җиде кешенең 101 миллион сум акчасын урлаган

Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган, хәзер ул сак астында.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүче 39 яшьлек ир-атка карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, ир-ат 2015-2020 елларда төрле компанияләрнең акцияләренә, шулай ук криптовалютага акча салган очракта моның зур табыш китерәчәген вәгъдә итеп, җиде кешенең 101 миллион сумга якын акчасын урлаган.

Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган, хәзер ул сак астында. Тиздән җинаять эшен алга таба тикшерү өчен Казанның Вахитов районы судына тапшырачаклар. 

Чыганак

 


Нет комментариев