Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Исерек шофер бер елга хөкем ителде

Шушы көннәрдә генә Лениногорск шәһәр суды тагын бер хәсрәт-шоферны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

Хокук тәртипләрен бозган өчен инде бер кат  административ җаваплылыкка тартылган Н. моның белән генә чикләнеп калырга  җыенмаган күрәсең. Көзге көннәрнең берсендә, көндезге унберләр тирәсендә, ул  үзе торган  йортның ишегалдына куелган машинасына утырып, урам әйләнеп килергә ниятләгән. Билгеле, кешенең шәхси транспорт чарасы руле артына утыруында  законга сыймаслык нәрсә юк, әгәр дә аның документлары -тәртиптә,  ә үзе - аек булса.  Нәкъ менә соңгысы белән Н. ның  проблемалар килеп туган да инде, руль артына утырганчы ул алкогольле эчемлек кулланган булган.  

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары аңа бик ерак китәргә мөмкинлек бирмәгән,  шикле автомобильне вакытында күреп алып, туктатканнар. Машина белән идарә итүченең аек түгеллеген алкотестер да исбатлаган.

Гаепләнүче хөкем каршына баскач, үз гаебен тулысы белән танып, бик үкенүен белдергән, әмма халык әйтемендәге кебек: терсәк якын булса да...

Суд Н. ны, РФ Җинаять кодексы 264 нче маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаятьне  кылуда гаепле дип тапты һәм  2 ел да 6 ай дәвамында транспорт чаралары белән бәйле эшләрдә эшләүне тыеп, 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев