Казанда берьюлы ике ир-атны үтерү сәбәбе билгеле булды
Кичә кич Химиклар урамындагы гараж кооперативларының берсендә 38 яшьлек Казан кешесе ике яшь ир-атны үтергән. Һәлак булучыларга 26 һәм 27 яшь булган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, һәлак булучылар һәм үтерүдә шикләнелүче кеше арасында күптәнге низаг булган. Мәрхүм кешеләр бу ир-ат белән очрашуны үзләре эзләгән. Әлеге кешенең гараж сатуын белеп, алар “Энергетик” гараж комплексында очрашу билгеләгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий "Татар-информ”га хәбәр итте.
30 сентябрьдә кич белән бу ир-ат, өч танышып ияртеп, сатучы янына килгән. Алар сатып алучы буларак очрашкан. Бер мизгелдә компания аерылган. Шул вакытта сатучы, форсаттан файдаланып, аларга берәм-берәм пычак белән һөҗүм иткән.
Яраланган бер ир-ат урында ук үлгән. Икенчесен хастаханәгә озатканнар, әмма җәрәхәт тирән булган һәм ул үлгән.
Ике кеше үтерүдә шикләнелүче 38 яшьлек кеше бүген тоткарланган. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.
Якын арада тикшерү бу ир-атны сак астына алу турында судка мөрәҗәгать итәчәк. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/01/172609/
https://pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев