Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кеше талауда гаепләнүче Лениногорск кызына карата хөкем карары чыгарылды

Законсыз рәвештә чит кеше торагына кергән, салкын корал белән кешегә һөҗүм иткән, буып үтерү белән янап, олы яшьтәге ханымның кыйммәтле әйберләрен талап алган, ике кешенең акчасын урлаган – әлеге җинаятьләрнең бөтенесен Лениногорскида яшәүче хатын-кыз башкарган.

Лениногорск прокуратурасы  28 яшьлек  С.ның шушы җинаятьләрне кылуда дәүләт тарафыннан гаепләнүен  хуплады. Шуңа охшашлы гамәлләре өчен кыз инде хөкем каршына баскан булган, әмма җиңел кәсеп белән акча табу уеннан кире кайтмаган.

Суд тарафыннан хөкем ителүченең  әлеге җинаятьләрне кылуы ачыкланган. Башлап ул шәһәрнең үзәк базарында урнашкан сәүдә павильоны бинасында исерек килеш кереп, әйберләр куелган тумбочкадан  акча янчыгы урлаган, аның эчендәге 2530 сум акча  С. ка  бик кечкенә сумма булып тоелган һәм ул  шул ук янчыктагы банк картасын да  үзләштергән. Урланган карта белән 3480 сумлык  азык-төлек  сатып алган.  Акча да, карта да павильонда  сатучы  43 яшьлек ир кешенеке булган.

Беркадәр вакыттан соң  урланган акчалар таралган, чит карта белән түләп алган  ашамлыклар беткән һәм  кыз, үзен беркем дә тота алмасына чын күңелдән ышанып, тагын ауга чыккан. Бу юлы  ул 85 яшьлек ханымның фатирына рөхсәтсез үтеп кереп кул-аякларына берничә  тапкыр сугып идәнгә еккан һәм  муенына пычак терәп, алтын бизәнү әйберләрен салдырып алган. Аннары  кулына эләккән сөлге белән буып, олы яшьтәге кешедән акча таләп иткән.  Әйберләрен һәм акчасын талап алу белән бергә, ул ханымның сәламәтлегенә дә зыян салган.

Суд утырышында С. үзенең гаебен өлешчә генә таныган һәм үзе матди зыян салган кешеләргә әлегә бурычын кайтарып бирмәгән.

Лениногорск суды  аны кылган җинаятьләре өчен 7 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Әлеге срокны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев