Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кибеттә табылган банк картасы белән түләгән лениногорскилының эшен судта караганнар

Лениногорск суды, чит кешенең банк картасын үз мәнәфәгатьләрендә кулланган җирле кешене, хокук кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапты һәм тиешле карар чыгарды.

Элек төшереп калдырган акча янчыгын тапкан кеше өч тапкыр “бу кемнеке?” дип кычкырганнан соң, җавап бирүче булмаса, табылган нәрсәгә хуҗа була  алган  дип сөйлиләр.  Банк картасын югалту, онытып калдыру  безнең заманда бик еш очрый. Кайберәүләр, “мине беркем дә  күрмәде” дип уйлапмы, табылган картадагы акчаны үз кирәк-яракларына тотарга да тартынып тормыйлар.  “Халява” кулга кергәч,  үз  гамәлләренең закон нигезендә тыелган караклык булганлыгын  һәм җавап тотарга туры киләчәген онытып  җибәрәләр күрәсең.

 Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче берәүгә хөкем каршына басып, аңлатма бирергә туры килде. Төшеп калган банк картасы тапкан һәм билгеле инде, табышлы булу шатлыгыннан  алкогольле эчемлекләр һәм кабымлыклар алу өчен кибеткә юнәлгән.  Чит кеше картасыннан 1650 сум акча тараткан.

Лениногорск суды  аны гаепле дип тапса да, беренче очракка ирегеннән мәхрүм итмәде, әмма хөкем ителүчегә бер ел дәвамында, хокук саклау органнарында даими билгеләнү үтеп торырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X