Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

КНИТУ-КХТИ ректоры акча үзләштергән өчен суд каршына басачак

Ул законсыз рәвештә хезмәт хакы сыйфатында 9,7 млн сум алган.

Татарстан буенча Тикшерү комитеты КНИТУ-КХТИ ректоры вазифаларыннан читләштерелгән 50 яшьлек Сергей Юшкога карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Ир-атны мошенниклыкта һәм ялганлауда гаеплиләр. Якын арада эш судка җибәреләчәк. 

Тикшерү версиясе буенча, 2004-2017 елларда Юшко «Идея» технопаркында тулы ставкага эшләгән. Шул ук вакытта ул инженер һәм компьютер графикасы кафедрасы мөдире, шулай ук КНИТУның мәгълүмати технологияләр факультеты деканы булып саналган. Әмма чынлыкта вузда эшләмәгән. Бу вакыт эчендә Юшко законсыз рәвештә хезмәт хакы сыйфатында 9,7 млн сум алган.

Моннан тыш, 2013 елда технопарк һәм КНИТУ арасында университет хезмәткәрләренең квалификациясен арттыруга килешү төзелгән. Аның суммасы 1,3 млн сумнан күбрәк булган. Әмма Юшко бу чараны минималь чыгымнарсыз һәм чит ил галимнәрен җәлеп итмичә генә уздырып җибәргән. Бу килешүнең чын бәясе 129 меңнән дә артык булмый. Тикшерү раслаганча, Юшко технопаркның исәп-хисап счетына күчерелгән акчаны урлаган.

КХТИ ректоры гаебен танымады. Расланган гаепләү карары белән җинаять эше якын арада судка җибәреләчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев