Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Коррупциягә каршы бергәләп

Мэриянең актлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелек итте. Тәүге сүз белән район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева чыгыш ясады. Комиссиягә бер муниципаль хезмәткәрнең эштән буш вакытта өстәмә керем бирүче эш белән шөгыльләнүе турында гариза килеп ирешкәнлекне әйтте ул. Материалларны тикшергәннән соң, комиссия...

Мэриянең актлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелек итте.

Тәүге сүз белән район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева чыгыш ясады. Комиссиягә бер муниципаль хезмәткәрнең эштән буш вакытта өстәмә керем бирүче эш белән шөгыльләнүе турында гариза килеп ирешкәнлекне әйтте ул. Материалларны тикшергәннән соң, комиссия әгъзалары аның бу эшенә нокта куярга, дигән карар чыгарган. Надежда Михайловна тиздән райондагы муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри белем турындагы документлары тикшереләчәге турында әйтте.

"Дәүләт һәм муниципаль кирәк-яраклар өчен хезмәт күрсәтү эшләр башкару, товар белән тәэмин итүгә заказлар урнаштыру турында"гы 94 нче Федераль законның (21.07.2005) үтәлеше турындагы мәгълүмат белән район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин чыгыш ясады. Электрон сәүдә мәйданчыкларында үтүче барлык чараларның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләп үтте.

Районда барлык төр программалар буенча торак бирү һәм исәпкә кую барышында коррупцияне кисәтү буенча ТР Президенты каршында Дәүләт торак фондының Лениногорск һәм Бөгелмә районнары буенча рәисе Олег Краснов, Лениногорск муниципаль районының капиталь төзелеш бүлеге директоры Рөстәм Кәбиров, Торак фондының әйдәп баручы белгече Елена Романеева һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Ленар Шакиров чыгыш ясады. Докладчылар әлеге өлкәдә коррупциягә кагылышлы сорауларга гына тукталып калмыйча, шәһәр һәм районда социаль ипотека программасының үтәлеше турында да сөйләде. Кызганыч, әмма барлык чыгышлардан күренгәнчә, социаль ипотека программасы буенча торак алырга теләүчеләр саны бермә-бер кими. Моның сәбәпләрен дә аңлатты чыгыш ясаучылар. Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы аз булганлыктан, беренче кертемне түләргә мөмкинлекләре юк. Комиссия рәисе Рәгать Галиәгъзамович капиталь төзелеш бүлеге белгечләрен тәнкыйтьләп алды:

- Халык арасында пропаганда һәм аңлату эшләрен нәкъ менә сез үткәрергә тиеш. Райондагы берничә авылда һәм Тимәштә буш торучы өр-яңа йортлар кулланышка тапшырылмаса, тиздән ишелә башлаячак, - диде ул.

Сергей Тимаков муниципаль районда дәүләт хезмәтендәгеләрнең эшчәнлегенә, гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләренә тукталды. Мэриянең "Ышаныч телефоны"на соңгы өч айда 3 шалтырату булган, гражданнардан 4 мөрәҗәгать теркәлгән. Алар коррупциягә кагылышлы булмаса да, коммуналь хезмәтләрнең үз бурыч-вазифаларын тиешенчә үтәмәү һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен килгән түләүләр кебек мөһим мәсьәләләргә кагылышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев