Күрше шәһәрдә ике дус машина эченә кереп акча урлаган
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Күрше шәһәрдә ике дус машина эченә кереп акча урлаган

22 һәм 24 яшьләрдәге ике егет йорт ишегалдында торган “Шевроле Лачети” машинасын күреп алалар.

Шуннан соң алар машинаның ачык тәрәзәсе аша салонга кереп, 5450  сум акчаны алып чыгалар. Гаепләнүчеләрнең икесе дә гаепләрен өлешчә таныган.

Суд тарафыннан аларга бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы  билгеләнде.

чыганак:almet-rt.ru

Фото:https://pixabay.com


Нет комментариев