Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кыз урлаучылар тотылган

"Әлмәт - Лениногорск юлында билгесез кешеләр, корал белән янап, машинамны сөйгән кызым белән бергә урлап киттеләр", дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частена 1976 елгы бер ир-ат кеше. Ә хәл болайрак булган: төнге 12ләр тирәсендә сөйгәне белән Әлмәттән кайтып барганда, Лениногорскидан 7 километр ераклыкта юл буенда машина туктап...

"Әлмәт - Лениногорск юлында билгесез кешеләр, корал белән янап, машинамны сөйгән кызым белән бергә урлап киттеләр", дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частена 1976 елгы бер ир-ат кеше.

Ә хәл болайрак булган: төнге 12ләр тирәсендә сөйгәне белән Әлмәттән кайтып барганда, Лениногорскидан 7 километр ераклыкта юл буенда машина туктап торганын күрәләр. Машина йөртүче аларны туктата. Зыян күрүче ярдәм итәргә кирәк дип, машинасыннан төшә,теге йөртүче янына килә. Ләкин әлеге кешенең кулында пистолет күрә һәм аткан тавыш ишетеп, куркудан юл читенә сикерә һәм күпер астына кача. Шуннан үзенең машинасына чит кешенең утырып китеп барганын күрә.
Ярты сәгатьтән кәрәзле телефонына урлаучылар шалтыратып, 500 мең сум акча таләп итәләр, бирмәгән очракта кызын үтерәчәкләре, машинаны яндырачаклары хакында хәбәр итәләр.
Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаятьне ачу өчен Лениногорск эчке эшләр бүлеге ДАИ һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең шәхси составы алына. Шулай ук Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләренең оешкан җинаятьләр белән көрәшү буенча бүлекчәләре дә ярдәмгә килә.
Тиз арада оперативниклар җинаятьнең эзенә төшә, машина урлаучы өч кешене Бөгелмәдә тоталар. Кыз да алар белән була. Тикшерү барышында тоткарланучылар үз гаепләрен таный, машинаны яшергән урынны әйтәләр, ул иясенә кире кайтарыла. Гаҗәпкә калдырганы шул: сөйгән кызының әлеге җинаятьтә катнашы була. Нәкъ менә ул тоткарланучыларның берсе белән җинаятьне алдан планлаштырган булып чыга.
Оештыручыларның берсе һәм җинаятьтә катнашучы (икесе дә 1990 елгы) судка кадәр кулга алына, тагын берсенә һәм явыз мәкерле кызга тикшерү тәмамланганчы, бер җиргә дә китмәскә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хокук