Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск кешеләре тагын мошенниклардан зыян күргән

Үткән атнада шәһәребездә яшәүче ике кеше тагын мошенникларга акча күчергән.

Мошенниклар күп очраклардагы сыман, телефоннан үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырган. Чит кешеләр  картагыздан акча алырга җыена, акчагызны резервланган исәпкә күчерергә кирәк дигән. 53 яшьлек ир кеше,  җыйган акчасын югалтудан куркып, аларны  мошенниклар әйткән исәпкә күчергән. Мошенниклар  кесәсенә 700 меңнән артык акча кергән.

Ә 71 яшендәге ханым  аларга картасының  барлык саннарын әйтеп биргән, шул рәвешле 35 мең сумын югалткан.  46 яшендәге ханым исә,  5 меңне социаль челтәрдә танышкан дустына җибәргән. Тик акча аңа барып җитәлмәгән, дус ханымның социаль челтәрдәге битен җимереп кергән булганнар. Бу юлы да акча мошенникларга эләккән.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге халыкны игътибарлы һәм сак булырга өнди. Чит-ят телефон номерларына җавап бирмәгез, банкларның куркынычсызлык хезмәтеннән булып шалтыратучыларга карта номерын әйтмәгез. Банк хезмәткәрләре телефон аша карта номеры сорамый, шуны истә тотырга куша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев