Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Исерек хәлдә руль артына утырып йөртү хокукыннан мәхрүм калган

34 яшьлек ир кеше дәүләт автоинспекторлары тарафыннан үз автомобиленең руле артында тоткарланган.

Суд утырышында  каралган эш материалларыннан күренгәнчә, 23 октябрьдә иртәнге сәгать 3 тә Лермонтов урамындагы  48 нче йорт яныннан узып баручы машинаны  юл хәрәкәте иминлеге  хезмәткәрләре  туктаткан. Машина йөртүченең исерек булуы  инспекторларда шик тудырмаса да, ир кеше  алкотестер  ярдәмендә  тикшерелүдән  баш тарткан.

Суд утырышында әлеге очракның барлык шартларын исәпкә алып,  ир кеше  административ хокук бозуда  гаепле дип танылды. Гаепләнүче 30 мең сум штраф түләячәк һәм ел ярымга машина йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев