Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск шәһәр суды телефон урлаучы хатын-кызны ирегеннән мәхрүм итте

Телефон урлаган өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән лениногорскилы хатын-кызга рәшәткә артына китәргә туры килде.

 Лениногорск шәһәр суды  хатын-кызны  төзәтү эшләренә хөкем иткән иде. Әмма хөкемгә тартылучының күп санлы хокук бозулары аркасында, җәзаны катгыйракка алыштыру турында карар чыгарды.

Шәһәр суды җинаять-башкарма инспекциясе тәкъдиме буенча хөкем ителүчегә билгеләнгән төзәтү эшләре рәвешендәге җәзаны ирегеннән мәхрүм итүгә алмаштырды.

 Хөкем ителүче М.Лениногорск шәһәр суды карары буенча РФ Җинаять кодексы 158 маддәсенең «в» пункты, 2 нче өлеше нигезендә җинаять – башкарма инспекциясендә исәптә торган. Моның сәбәбе шундый: ул үзе белән бергә исерткеч эчемлекләр кулланып, кәеф-сафа корып утырган дусты беразга игътибарын читкә юнәлдергән арада, аның кесә телефонын урлап киткән. Суд тарафыннан кабул ителгән карар буенча, М.төзәтү эшләре үтәргә һәм ай саен хезмәт хакының 5 проценты дәүләт кеременә тотып калынырга тиеш булган.

Әмма исәпкә куелганнан соң хөкем ителгән М. берничә тапкыр җәзаны үтәү шартларын бозуга юл куйган,  инспекциягә килмәгән, хезмәт эшчәнлеген башкару урынына да килми калган чаклары булган. Шуңа бәйле рәвештә инспекция хөкем ителүчене, төзәтү эшләрен җәзаның катгыйрак төре белән алыштырылу мөмкинлеге турында берничә кабат кисәткән.

Хокук таләпләрен бозучы М.бу кисәтүләрдән соң төзәлү юлына басмаган. Лениногорск суды җинаять-башкарма инспекциясенең тәкъдимен карап, нәтиҗә ясады. Суд төзәтү эшләрен 3 ай 13 көнгә ирегеннән мәхрүм итүгә алмаштыру турында карар чыгарды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев