Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск шәһәр суды баласына алимент түләмәүчене ирегеннән мәхрүм иткән

Шәһәр суды шушы көннәрдә җинаять-башкарма инспекция башлыгының, төзәлү юлына басырга җыенмаган лениногорскилыга карата күрсәтмәсе буенча хөкем карары чыгарды. Эш материалларыннан күренгәнчә, ир кеше элек суд тарафыннан үз өстенә йөкләнгән бурычларын үтәмәгән.

Гаепләнүче  К. үз баласына алимент түләмәгән өчен, 8 айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән булган.  Әмма  ул үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган, эшкә  дә урнашмаган, суд билгеләгән җәзаны үтәү шартларын берничә тапкыр бозган. Җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре  үткәргән әңгәмәләргә   игътибар бирмәгән.

Лениногорск суды барлык фактларны да исәпкә алып,  хөкем ителүчегә  төзәтү эшләре рәвешендә  бирелгән җәзаны, 2 ай  да 20 көнгә иректән мәхрүм итү белән алыштырган. Әлеге срокны К.  колония- поселениедә үткәрәчәк

Карар  әлегә законлы көченә кермәгән һәм Татарстан Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев