Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск суды баласыннан баш тарткан ир-атка карата хөкем карары чыгарды

Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәр суды, үзенең ата булмавын зур тырышлык һәм дус-ишләре ярдәмендә исбатларга тырышучы В.ның эшен карады.


Озак вакыт дәвамында В. Һәм К. бик тыгыз элемтәдә торганнар. Даими рәвештә бер түбә астында яшәмәсәләр дә, бер-берсе белән гаиләдәге шикелле аралашканнар. Уртак дуслары да булган. Әмма балалары тугач, килеп-китеп кенә йөрергә күнеккән ир кеше, аның үзенеке булуыннан шикләнеп кенә калмаган, бөтенләй баш тарткан. Кечкенә бала белән ялгызы калган К. кызының әтисе  В. булуын исбатлар өчен  судка мөрәҗәгать иткән.

В. ның аталыгын дәлилләргә мөмкинлек бирүче документар, бергә төшкән фоторәсемнәр, аларның якын элемтәдә торуын белгән дусларын да алып килгән. Дуслар суд утырышына ике яктан да килгән, ике фронтка бүленеп бер-берсенә каршы торганнар. Хәзерге заманда кемнең-кемгә ата яки ана булуын исбатлау катлаулы түгел, билгеле. Моның өчен ДНК-тест кына тапшырасы, әмма В. тесттан баш тарткан, моны үзенең уколдан куркуы белән аңлатырга теләгән. Аңа ДНК өчен бернинди  дә укол кирәк булмавын әйткәч кенә ризалашкан. 

Суд өчен, генетик экспертизаның уңай нәтиҗәсе – бәхәссез дәлил булып тора. Ә генетик экспертиза В. ның баланың әтисе булуын күрсәткән.  Аңа суд карары нигезендә, әти-әнисе бер-берсе белән тарткалашкан арада биш яше тулган кыз балага,  балигъ булганчы алимент түләп торуны йөкләгән.

Лениногорск суды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев