Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск суды чит кеше машинасын урлап алып киткән 38 яшьлек ир-атны хөкемгә тартты

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, Кама Тамагы районыннан килгән Р. вахта ысулы белән эшләү өчен Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында бер предприятиегә урнаша.

Аны хезмәт хакы һәм тулай торакта яшәү шартлары да канәгатьләндерә, хезмәттәшләре белән уңай мөнәсәбәт урнаштыра. Иң мөһиме, кырыенда “эшләмисең, акча кайтармыйсың” дип тукып торучы хатыны булмый. Әмма көннәрдән бер көнне аның башына бер уй килә, ул үзе белән бер бүлмәдә яшәүче иптәшенең, үзе күрмәгәндә генә җиңел машинасын алып күрше авылга барып килергә ниятли.

Бүлмәдәше йокыга киткәч аңа сиздерми генә машина ачкычларын ала һәм аның “Лифан” автомобиленә утырып юлга чыга.

“Каракның –бүреге яна” диләр, кеше машинасын урлап киткәч, әллә бик дулкынланудан, әллә рульдә йөрү тәҗрибәсе чамалы гына булганга, Лениногорск-Чирмешән автомобиль юлының 43 километрында руль белән идарәсен югалта. Машина юлдан читкә шуып чыга һәм әйләнеп каплана.

Ә карак машина эченнән үзе исән-имин чыккач, бернәрсә дә белмәгән кешедәй тулай торактагы бүлмәсенә кайтып йокларга ята.

Икенче көнне юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан автомобильне криминалистлар тикшерә башлый. Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 166 нчы  маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Баштарак машина карагы җинаять эшенең шаһиты буларак күрсәтмәләр бирә.

Әмма аның машинада калган күп санлы бармак эзләре, шаһит белән җинаять кылучының берүк кеше икәнен ачыклый.

Суд утырышында ир-ат гаебен таный, кылган эшенә үкенә, китерелгән зыянны капларга йөкләмә ала. Эш буенча билгеләнгән барлык шартларны исәпкә алып, суд аңа 1 ел 6 ай сынау срогы белән, шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән, шикаять ителергә мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев