Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск суды интернет аша игълан бирүче алдаучыны хөкем итте

Шушы көннәрдә Лениногорск суды, бушлай белдерүләр сайтында сату турында игълан урнаштырган ике кешегә карата мошенниклык кылып, шактый гына күләмдә матди зыян салучыга хөкем карары чыгарды.

Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яшәүче, угрылыгы өчен инде  элегрәк тә берничә тапкыр  хөкем ителгән 24 яшьлек Х., Россия Федерациясе җинаять кодексының 159 нчы маддәсендәге икенче өлешендә каралган –караклык, ягъни чит кеше милкен алдап, яисә аның ышанычыннан явызларча файдаланып урлауда, гаепле дип табылды.

Суд материалларыннан күренгәнчә, Х. сайтта уен приставкасы һәм юа торган тузан суырткычын арендага бирүчеләр белән элемтәгә кереп, бу әйберләрне вакытлыча алып, кулланып торырга теләген белдергән.

Игълан урнаштыручылар аның паспорт мәгълүматлары белән танышып, аренда өчен бәяне алгач, уен приставкасын һәм ике тузан суырткычны Х.га ышанып тапшырганнар. Тик менә арендага алучының планы  башкачарак корылган булган, ул әйберләрне сатып, акчасын үз кесәсенә салып куйган. Гомуми исәп белән алганда, ул товар хуҗаларына 52 мең 750 сумлык матди зыян китергән.

Суд утырышында Х. үзенең гаебен тулысынча таныган, товар хуҗаларына саткан әйберләренең  бәясен тулы күләмдә кайтарган.

Лениногорск суды Х.ны бер ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә ельярымга ирегеннән мәхрүм итте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев