Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск суды телефон урлаучыны беренче юлга кичерде

Танышының кәрәзле телефонын урлауда гаепләнүче лениногорскилыга хөкем каршына басарга туры килде.

Суд материалларыннан күренгәнчә, ир кеше исерек хәлдә үзенә таныш хатын-кызга кунакка килгән булган. Бераздан аның күзе йокы бүлмәсендәге өстәл өстендә ятучы кесә телефонына төшкән. Фатир хуҗасы игътибарын читкә юнәлткән арада, ул форсаттан файдаланып калырга уйлаган. Танышы күрмәгәндә телефонны алып кесәсенә салган да, качып чыгып киткән. Үзенең җинаятчел гамәле белән, телефон хуҗасы булган хатын-кызга 7 мең сумлык матди зыян салган.

Суд утырышында  телефон карагы гаебен тулысынча таныган һәм ханымнан гафу үтенгән.  Зыян күрүче, судка җинаять эшен туктату турында язма гариза белән мөрәҗәгать иткән. Үзенең телефонын урлаучы белән инде татулашуын, аңа карата бернинди дә дәгъвасы юклыгын белдергән. Гаепләнүченең элек бер тапкыр да хөкем ителмәгән булган.  Җинаяте-уртача авырлыктагы җинаятьләр рәтенә керүен,  зыян күрүче белән татулашуларын  исәпкә алып, суд аңа карата җинаять эшен беренче тапкырга  туктатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X