Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск суды урлауда гаепләнүче ир кешене хөкем итте

Шушы көннәрдә Лениногорск суды телефон урлауда гаепләнүче 44 яшьлек ир кешегә карата хөкем карары чыгарды. Суд эскәмиясенә утыру -гаепләнүче өчен яңалык түгел, моңа кадәр ул инде җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә,  ир кеше  фатирында үзара гражданлык мөнәсәбәтләрендә булган  ханым белән яшәгән.  Берзаман ул законлы никахта булмасаларда, бер түбә астында гомер иткән  хатынының  «Xiaomi Redmi» маркалы кесә телефоны  үзенә  кирәгрәк дикән фикергә килгән.  Озын–озак башватып тормыйча, йокы бүлмәсендәге өстәлдән телефонны урлаган. Кылган эше белән ханымның күңелен яралау гына түгел, 9 мең сумнан артык матди зыян да китергән.

Суд залында хөкем ителүче кылган җинаятьнең бөтен авырлыгына төшенгән.   Баштарак якын кешесенә карата эшләгән гамәле гаепсез бер очрак кына булып тоелса да,  соңрак ул берничә елны рәшәткә артында үткәрү перспективасына әйләнгән. Суд аны гаепле дип тапкан һәм  9 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Әлеге срокны хөкем ителүче катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк. Зыян күрүченең 9035 сум күләмендәге  матди дәгъвасын  да тулысы белән  канәгатьләндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев