Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида әбиләргә һөҗүм итүче тоткарланды

Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче 84 яшьлек әбигә бер кайда да эшләмичә, олы яшьтәге ханымнарны талау белән көн күрүче Бөгелмә кешесе һөҗүм иткән.

Пенсионер ханым,  Ленин урамындагы 27 нче йортның үзе яшәгән подьезд ишеген ачып кергәндә,  ир кеше мыштым гына аның  артыннан эчкә үткән.  Подьздда беркем дә юклыгыннан һәм олы яшьтәге ханымның үзен яклый алмаячагыннан файдаланып, ул аның башына каты итеп суккан. Бу сугудан әби подьезд идәненә егылган. Карак аның сумкасын эләктереп алып, тиз генә чыгып качкан. Сумканың эченнән бөгелмәле банк картасы  һәм  зыян күрүченең документларын тапкан.  Әмма угры  банк картасыннан файдалана алмаган, пенсионер ханым аны блокировкага куеп өлгергән.

Адәм актыгын Бөгелмә полицейскийлары тоткарлаган. Алар Лениногорскида яшәүче  олы яшьтәге кешенең аның кулыннан зыян  күргән бердәнбер кеше түгеллегенә ачыклык керткәннәр. 

Күрше шәһәргә  үзенең  усал нияте белән юлга чыкканчы, карак Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 72 яшьлек хатын-кызга һөҗүм иткән булган. Үзенең сыналган схемасы буенча, ул өлкән яшьтәге ханымны күзәтеп артыннан барган,  аның белән бергә подьездга кергән.  Алда әйтелгән ысул белән пенсионерның 750 сум акчасын талап алган.

Бүгенге көндә  кеше талаучы сак астында, күрсәтмәләр бирә.  Эчке эшләр бүлегендә каракның корбаннары тагы да күбрәк булырга мөмкин дип фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев