Лениногорскида яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз пенсиясеннән җыйган акчасын мошенникларга биргәнен абайламый да калган
Алдарлар корбаны булган ханым Лениногорск районы эчке эшләр хезмәтенең дежур бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Ярдәм сорап килгән хатын-кыз алдану тарихын тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләренә сөйләп биргән:
"Без тормыш иптәшем белән өйдә идек, якынча 16 сәгатьтә минем кәрәзле телефонның ватсабына шалтыраттылар. Минем белән сөйләшүче ир-ат үзен кәрәзле элемтә хезмәткәре дип таныштырды. Ул аңлатканча, минем тариф килешүенең вакыты тәмамлана, аны хәзер үк озайтырга кирәк, югыйсә, мин элемтәсез калачакмын. Мин , билгеле, килешүне озайтырга теләдем, аның күрсәтмәсе буенча телефонда төрле операцияләр башкара башладым. Берничә минуттан телефонның экраны сүнде, берни дә эшли алмадым, әмма акрын гына сөйләшкән тавышлар ишетелде", - дип аңлаткан пенсионер ханым.
Куркуга төшкән, мошенниклар турында әлеге очракка кадәр дә хәбәрдар булган хатын-кыз, шәхси тупланмалары булган банкның кайнар линиясенә шалтыраткан. Банк хезмәткәре ашыгыч рәвештә үз клиентларының картасын блокировкага куйган, ләкин инде соң булган – счеттан 136 мең сум акча мошенниклар кесәсенә күчкән.
Мошенникларны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы гаризаны хатын-кыздан, әлбәттә, кабул ителгән, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе – мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кодексының бу маддәсе, башка затныкы булган акчаны яисә мөлкәтне, алдау яки ышанычтан явызларча файдалану юлы белән урлаган яки әлеге мөлкәткә законсыз рәвештә хокук алган өчен җинаять җаваплылыгы билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев