Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида ришвәт өчен фельдшерга карата суд булды

Шәһәр үзәк хастаханәсендә фельдшер булып эшләүче хатын-кыз вакытлыча эшкә яраксызлык турында рәсми документлар белән сату иткән.

Әмма хокук сагында торучылар кырын эшен белеп алып, үзен 280 мең штрафка тарткан.

Фельдшер ханым үзенә мөрәҗәгать итүчеләрдән бер көн “больничный” өчен җиде йөз сум акча сораган. Шул рәвешле ул үзенә ике тапкыр унар меңнән артыграк керем  ясаган. Аның ярдәме белән ике лениногорскилы унбишәр көн хастага сабышып, ял итеп алган.

Әлеге хокук бозу буенча барган тикшерү, хатын-кызга карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе 1 өлеше буенча -  ришвәт алу, 286 нчы маддәнең 2 өлеше буенча -  дәүләт вазифасын биләүче кеше тарафыннан вазифа вәкаләтләрен арттыру буенча җинаять эше кузгаткан.

Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча танып, кылган гамәленә үкенечен белдергән. Суд җәза карары чыгарганда  гаепне йомшартучы шартларны исәпкә алган.

Штрафка тартылу белән берәттән, фельдшер ханым сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшкә сәләтсезлек кәгазьләрен бирү, оештыру-идарә итү һәм административ-хуҗалык функцияләрен үтәүгә бәйле вазыйфалардан  билгеле бер срокка  мәхрүм ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев