Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида яшәүче кредит рәсмиләштерергә ниятләп мошенниклар капкынына эләккән

32 яшьлек ир кеше кредитка автомобиль сатып алырга планлаштырган, аның хыялын тормышка ашыруда ярдәмгә килергә әзер булган бер банкның интернет сайтына онлайн-гариза калдырган.

Озак көтәргә дә туры килмәгән,  аңа банк хезмәткәре шалтыратып 700 мең сумнан артык кредит хуплануы турында хәбәр иткән.  Әмма  акчаларны кредит алучының картасына  күчерү өчен 8 мең комиссия түләргә кирәген белдергән.  Бераздан банкның куркынычсызлык хезмәтеннән шалтыратып,  ир кешенең кредит тарихы  начар булганлыктан, кредитны  иминиятләштерергә дә  кирәклеген әйткән. Гариза бирүче барлык таләпләр белән дә ризалашкан һәм  үзенең картасыннан, гомумән алганда, 35 мең сумга якын акчасын  телефоннан әйтелгән номерга күчергән.  Әмма  акча сорау болай гына тәмамланмаган әле, тиз генә тәмамланмаган да булыр иде.  Тик ир кешегә курьер хезмәтләре өчен түләү үтенече белән шалтыратканнан соң,  ул мошенниклар тозагына эләгүен аңлап алган һәм кичекмәстән мошенниклык турында гариза белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү  эшләре алып бара,  әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды.

Лениногорск  эчке эшләр бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр телефон җинаятьчеләренең ятьмәсенә эләкмәс өчен,  уяу булырга чакыра. Нинди дә булса  банк хезмәткәре шалтыратып, кредит  рәсмиләштергәнче үк комиссия, иминиятләштерү  яки башка нәрсә өчен  түләү таләп итә икән, бу -мошенниклык билгесе. Андыйларның хәйләсенә эләкмәс өчен, кредитны тикшерелгән финанс оешмаларында гына рәсмиләштерегез.

Әгәр дә инде  шундый җинаятьчеләрнең  мәкерле тозагына эләккәнсез икән, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев