Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы балалары турында уйламыйча, алимент түләмичә йөргән өчен җәзасын алды

Алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән лениногорскилы төзәтү учреждениесенә сак астында озатылды.

Лениногорск суды балигъ булмаган балаларына матди ярдәм күрсәтүдән качып йөргән хәсрәт-атаны җинаять җәзасына тартты.

Гаепләнүче К. бераз вакыт элек, К. Россия Федерациясе Җинаять Кодексы 157 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча хөкем ителгән . Шуның  нигезендә 5 процент хезмәт хакы дәүләт файдасына тотылып калып, 1 ел төзәтү эшләре үтәргә тиеш булган.

Әмма хөкем ителүче суд карарын усал рәвештә бозып, төзәтү эшләренә аяк басмаган, элеккечә аталык бурычларын үтәмичә яшәвен дәвам иткән.

Лениногорск шәһәр судының 2024 елның 23 апрелендәге карары белән, шартлы хөкем ителү тәртибен һәм шартларын явызлык белән бозу сәбәпле, К.га билгеләнгән төзәтү эшләре рәвешендәге җәза 4 айга ирегеннән мәхрүм итү белән алыштырылган.

Хөкем ителүчегә җәзаны үтәү урынына мөстәкыйль рәвештә бару билгеләнгән булган. К. суд карарын бу юлы да бозган, билгеләнгән вакытка җәзаны үтәү урынына килмәгән.

Суд К. ның кайда икәнен билгеләү буенча җинаять-башкару инспекциясенең үтенечен канәгатьләндерде. К.ны эзләү игълан ителеп, ул табылу белән сак астына алынды. Колониягә дә сак астында озатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев