Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы фатирдан телевизор урлап чыга һәм аны сатып та җибәрә

Лениногорск шәһәр прокуратурасы 36 яшьлек лениногорскилыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Ул РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе, ягъни чит кешенең милкен яшерен урлау һәм бинага яки башка җиргә законсыз үтеп керү буенча гаепләнә.

Суд утырышы барышында билгеле булганча, 2023 елның ноябрь аенда ир-ат үзенең танышы белән аның фатирында спиртлы эчемлекләр эчеп утыралар. Шул чакта ир-ат чит кеше милкеннән файдаланып калу нияте белән хуҗаның телевизорын урларга карар итә.

Хуҗа кеше бераздан йоклап китә, ә теге ир-ат телевизорны урлый һәм сатып та җибәрә. Акчасын үз кирәк-ярагына тота.
Гаепләнүче үзенең караклык гамәлләре белән 12 мең сум күләмендә матди зыян китерә.

Ул суд барышында үз гаебен тулысынча таный, гамәлләре өчен үкенүен белдерә. Суд ир-атны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итте, 2 елга сынау срогы белән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев