Лениногорскилы интернет аша тузан суырткыч алам дип мошенниклар тозагына эләккән
Лениногорскида яшәүче 1996 нчы елгы яшь кеше интернет аша тузан суырткыч сатып алам дип, 58 мең акчасын мошенникларга биргән.
Яшь кеше Лениногорск районы буенча эчке эшләр хезмәтенең дежур бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Интернет сайтларының берсендә ул билгесез кыз урнаштырган пылесос сату турында белдерүгә тап булган. Товарның бәясе 58 мең сум тәшкил иткән. Зыян күрүче, тәкъдим белән кызыксынып, сатучы белән элемтәгә кергән. Кыска гына аралашудан соң, алар товарны транспорт компаниясе аша сатып китерү турында килештеләр.
Кыз товарны түләү алганнан соң ук җибәрергә вәгъдә иткән. Гариза бирүче акча күчергән, әмма шуннан соң сатучы һәртөрле аралашуны туктаткан. Ир-ат мошенниклык корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять Кодексы 159 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы –мошенниклык билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев