Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы ир-атны хатыны пычак белән яралый

Хатынын чын мәгънәдә кармакка эләктергән лениногорскилы чак кына гомере белән хушлашмаган.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә бу хәл турында шәһәрнең үзәк хастаханәсеннән шалтыратып әйткәннәр.

Яраланган исерек ир кешене аларга шәһәрдәге йортларның берсеннән алып килгәннәр. Ир кеше үзен кухня пычагы белән хатыны яралавын әйткән. Россгвардиячеләр кичекмәстән адрес буенча киткән.

Аларга ишек ачкан хатын-кыз, яралы ирнең тормыш иптәше булып чыккан. Ул әлеге хәлнең ни сәбәпле килеп чыгуын сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, ир белән хатын арасында тавыш килеп чыккан. Низаг вакытында ир хатынына кармак белән селтәнә башлаган һәм аны җилкәсеннән каптырып алган. Ә хатыны җавап итеп кухня өстәлендә яткан пычакны алган һәм иренең эченә кадаган.

Бүгенге көндә иренең сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салучы хатын-кызга карата җинаять эше кузгату турында сүз бара.

Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 111 маддәсе шушындый җинаятьләр өчен җәза билгели. Аның нигезендә 8 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев