Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы ир-атның алимент бурычы күләме арткач, гаиләсе белән кушылырга булган

Балигъ булмаган улына озак вакытлар алимент түләмәгән ир кеше, ниһаять, үзенең аталык бурычы турында исенә төшергән.

Билгеле, бу суд приставлары ярдәменнән башка гына килеп чыкмаган.

Ир белән хатын гаиләләре таркалганнан соң аерым яши башлаган. Балигъ булмаган яшьтәге бала әнисе белән калган. Ә әти кеше аны тәрбияләүгә үз өлешен кертергә, алимент түләп торырга ышандырган. Сүз белән ышандыру – бер, ә гамәлгә ашыру – икенче, ир кеше биргән сүзендә торырга ашыкмаган. Аның алимент бурычы 300 мең сумга җиткән.

Элеккеге хатынына алимент түләтүләрен сорап, сулка мөрәҗәгать итүдән башка чара калмаган. Бурыч суммасы тагы да артып киткәч, суд приставы ир-атның барлык счетларын кулга ала һәм аның хәрәкәтен дә чикли. Шушы көннән башлап аның өчен чит илләргә чыгу юлы да ябыла.

Әмма әлеге эшне алып баучы суд приставы, бу юлы рәсми хезмәткәр буларак кына тәэсир итеп калмый. Ул таркалган гаиләне татулаштыру, берләштерү өчен дә тырыша. Элеккеге ир-белән хатынны бергә очраштырып, әңгәмәләр үткәрә.

Яхшы сүз-җан азыгы дип, белми әйтмәгәннәр. Приставның тырышлыгы нәтиҗәсен бирми калмый. Ир кеше элеккеге хатыныннан гафу үтенеп, барлык бурычларын тиз арада кайтарачагын әйтә. Бераздан ул гаиләсе белән янә  кушыла һәм алар тату гына яшәп китә. Гаилә өчен булган чыгымнарны уртак итеп, әтисе кайтканга сөенгән улларын бергә тәрбияли башлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев