Лениногорскида яшәүче берәү хатынының хыянәте өчен аның чәчен кискән һәм үтергәнче кыйнаган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитетының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы яза.
Җинаять эше шәһәрнең Җиңүнең 50 еллык урамындагы йортларның берсендә башкарылган. Хатынның үле гәүдәсен күп санлы җәрәхәтләр һәм башында имгәнүләр белән табалар.
“Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, 37 яшьлек ир-ат командировкадан кайткач, 36 яшьлек хатыны аңа хыянәт иткән дип исәпли. Шуннан соң хатынының чәчен кисә һәм бик нык кыйный. Хатында яшәү билгеләре югалгач, ул хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә”, - дип сөйли Андрей Шептицкий.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/04/24/649199/
фото:pixabay.com
Нет комментариев