Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы хокук сакчысы хезмәткәренә берничә тапкыр йодрык белән суккан

Хезмәт вазыйфаларын башкарганда, полиция хезмәткәрләренә карата физик көч куллану очраклары, әледән-әле кабатланып тора. Лениногорск шәһәр суды тагын бер шундый җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

 Закон нигезендә полиция хезмәткәре үзенә йөкләтелгән эшне башкарганда аңа каршы көч куллану административ кына түгел, җинаять  эше дә булып санала. Күптән түгел хатын-кыз полиция хезмәткәре, үзенең эш вакытында, тиешле формадан, кыңгыр эш кылуда гаепләнүче М. ханымны тоткарлап, эчке эшләр бүлегенә китерү өчен  Шөгергә килгән.

Билгеле инде, М. ханымның  ул бүлеккә барырга теләге булмаган. Башта ул полиция хезмәткәреннән качып китәргә ниятләгән. Бу эш барып чыкмагач, ярдәмгә үзе белән бергә яшәүче 50 яшьлек Ш.ны чакырган. Бик тиз ярдәмгә килеп өлгергән  Ш. исә, берничә тапкыр йодрыгы белән  полиция хезмәтендәге хатын-кызга  суккан. Полиция хезмәткәре көчле физик авыртуга дучар булган һәм тән җәрәхәте алган.

  Хөкем каршына баскач, Ш.башта үзенең гаебен танымаган. Полиция хезмәткәренә сукмадым, бары тик ишектән генә этеп чыгардым дисә дә, җинаятьнең шаһитләре, зыян күрүченең күрсәтмәләре аның гаебенә ачыклык керткән.

Суд, гаепләнүче Ш. ны Россия Федерациясе җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә 6 ай сынау вакыты белән ярты елга ирегеннән мәхрүм итте.  Беренче очрак булганга – шартлы рәвештә.

Исламия Галимова.
 Лениногорск шәһәр судыннан алынган материал

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев