Лениногорскилы наркотик матдә кулланган өчен хөкем ителде
Элек тә хөкем ителгән 37 яшьлек Лениногорск кешесенә карата прокуратура җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд утырышы барышында ачыкланганча, хөкем ителүче үз фатирында наркотик матдә – гомуми күләме 2,45 граммнан зур булмаган мәк саламчасы экстракты әзерләгән. Аның бер өлешен үзе кулланган, калганын үз яшәү урынында законсыз рәвештә саклаган. Күршеләре аның фатирыннан ят ис килгәненә зарлангаач, хокук сакчылары тикшерү үткәрә һәм шунда ачыклана.
Хөкем ителүче Лениногорск эчке эшләр бүлегендә наркотик матдә кулланучы буларак исәптә торган, ул моның өчен берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган була.
Ул үз гаебен тулысынча таныды. Суд сынау шарты белән 1 елга ирегеннән мәхрхм итәргә дигән карар чыгарды.
Рушан Бикбов, шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев