Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы сыра ярдәмендә үзенә срок өстәгән

Шушы көннәрдә генә Лениногорск шәһәр суды автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән М. га карата хөкем карары чыгарды.

Моннан бераз вакыт кына  элек шундый ук җинаять өчен  ул инде җаваплылыкка  тартылган,   хөкем  срогы чыгарга да өлгермәгән булган.  Әмма М.ны бу гына акылга утыртмаган.

Хөкем ителүченең сүзләренә караганда, бер көнне  ул үзенең дустына кунакка килгән һәм алар бергә сыра эчкәннәр. Төнге уннар тирәсендә М.өенә кайтып китәргә исәпләгән, таксига берничә кат шалтыратса да, алар адресы буенча килергә теләүче булмагач, М. спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган.  Юлда аны ГИБДД инспекторы  туктаткан, һәм билгеле инде,  алкотестер М. ның исерек хәлдә булуын  исбатлаган.

Суд каршына килеп баскач, ул үзенең гаебен бер каршылыксыз тануын һәм кылган эшенә бик үкенүен дә әйткән. Әмма  кызмача баштан тиз генә уйлап кылынган гамәл үзенең нәтиҗәсен бирми калмаган,   суд тарафыннан гаепләнүче 2 ел сынау срогы белән, 1 елга шартлы рәвештә ирегенән мәхрүм ителгән.  Шуңа өстәп,  2 ел дәвамында аңа  транспорт йөртү белән бәйле эшләрдә дә эшләүне дә тыйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев